«Яңгыравык шигъри тамчылар» әдәби марафоны (6+)

18 март көнне 14 нче санлы китапханәдә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Яңгыравык шигъри тамчылар» әдәби марафоны уза. 
Марафонга Чаллы шәһәренең төрле мәктәпләреннән укучылар кушылды. 
Марафонны 39 нчы мәктәпнең 3Л сыйныфы укучысы – Запорожский Ярослав ачып җибәрде. Ул Ф.И. Тютчевның «Весенняя гроза» шигырен укыды.

Шул ук сыйныфта укучы  Хисматова Самира А.С. Пушкинның «Зимнее утро» шигырен сөйләде;

Вагыйзова Самира башкаруында А.А. Блокның «Ветхая избушка» шигыре яңгырады.

.

Марафонны 43 нче мәктәпнең 2Б сыйныфы укучылары дәвам итте. Марафонга Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Егор Уткин исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү премиясе лауреаты, профессиональ журналист һәм язучы Мансур Габдулла улы Сафин кушылды. Ул үзенең «Ике изге канат» шигырен укыды.
Марафон дәвам итә, аны төрле яшьтәге китапханә кулланучылар күтәреп алды. Китаплар  – кешене яхшы һәм гадел булырга өйрәтә, без исә барлык шигърият сөючеләрне  ВКонтакте битендә марафонга кушылырга чакырабыз!

Поделиться: